Татарстанда бүген 4 градуска кадәр җылы була

Урыны белән җепшек кар явачак.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән бераз җепшек кар һәм кар явачак. Казанда исә явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан талгын җил исә.

Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда – -1..+4, Казанда +1..+3 градус булачак.