news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр өчен иң популяр булган чит ил рейслары рейтингы төзелгән

Lufthansa Group авиакомпанияләрен Россия сәяхәтчеләренең ял вакытында иң популяр топ юнәлешләре дип билгеләгәннәр.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Lufthansa Groupка керүче Lufthansa, Austrian Airlines, SWISS и Brussels Airlines авиакомпанияләрен Россия сәяхәтчеләренең ял вакытында иң популяр топ юнәлешләре дип билгеләгәннәр. Бу хакта “Известия” җиткерә.

2017 елда җәен популяр Европа юнәлешләр Барселона, Ницца һәм Париж булган. Шулай ук ял итүчеләрнең күбесе Рим һәм Лиссабонны сайлаган.

Ерак магистраль юнәлешләр арасында быел җәй беренче урынны Канада Торонтосы яулаган. Моннан тыш, рейтингта башка континентларда популярлыкта Америка юнәлеше: Нью-Йорк, Лос-Анджелес, Майами һәм Бостон өстен чыккан. 2016 ел белән чагыштырганда, Нью-Йорк һәм Лос-Анджелес рейсларына ихтыяҗ 45тән 135 процентка кадәр үскән.

Җәйге айларда Россия пассажирлары агымы Lufthansa Group авиакомпаниясе рейсларына 30 процентка арткан. Быел сәяхәтчеләр авиабилетларны 2,5 атна  алдан алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot