news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Кәлимуллин Биектау районы башлыгы вазифасыннан китте

Рөстәм Кәлимуллин белән бер үк вакытта Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Шәйдуллин да отставкага китте.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Татарстанның Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бүген үз вазифасыннан китте. Район советы депутатлары район башлыгының отставкасын кабул итте, совет утырышы Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды.

Рөстәм Кәлимуллин белән бер үк вакытта Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Шәйдуллин да отставкага китте. Район җитәкчелеге моңа кадәр Татарстанның Апас районы башлыгы вазифасын биләгән Равил Хисаметдиновны кабул итте.

Шуннан соң депутатлар алдына Рөстәм Кәлимуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә куелды. Тәкъдим бертавыштан кабул ителде, районның элеккеге башлыгына яңа вазифасында - РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат сыйфатында уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләделәр.

Рөстәм Кәлимуллин Биектау районы башлыгы вазифасында 11 ел эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot