news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Чирмешән районында 39 өй туе уздырганнар

Быел төзелгән өйләрнең барысын да хуҗалары үзләре өлгерткән.

Быел Чирмешән районында 39 өй туе уздырганнар
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 9 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Бу елның тугыз аенда районда 39 йортта өй туе узган.

Район инфраструктура үсеше бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда 5907 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу — быелгы планның 98 процентына тигез.

«Нигездә, йортлар район үзәгендә төзелә, яңа урамнар барлыкка килә. Быел Ульяновка авыл җирлегендә йорт төзүчеләр байтак. Шул ук вакытта, берничә елга бер торак та төзелмәгән авыллар да бар», -диде район инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәлахов.

Быел төзелгән өйләрнең барысын да хуҗалары үзләре өлгерткән, диелә хәбәрдә.

Сүз уңаенда, район үзәгендә 16 фатирлы аренда йорты төзелә, нефтьчеләр өчен дә аерым өйләр күтәрелә. Киләсе елда ятим калган 15 балага торак төзү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot