Татарстан халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар

Көзге ярминкәләр 12 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 10 октябрьдә, Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.

Көзге ярминкәләр 12 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Ассортимент төрле мәйданчыкларда төрлечә һәм ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелә.