Түбән Камада рульдә барганда хәле киткән яшь кызга юл инспекторлары ярдәм иткән

«Лада» машинасын йөртүче хатын-кыз юл-патруль хезмәте инспекторларына ярдәм өчен рәхмәтен социаль челтәрләрдә язып калдырган.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәре янында рульдә барганда хәле начараеп киткән яшь кызга юл-патруль хезмәте инспекторлары ярдәм иткән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре — полиция лейтенанты Илгиз Зарипов һәм полициянең кече лейтенанты Максим Романов трасса янында авария уты яндырылган «Лада» машинасын күргән. Эшнең нәрсәдә икәнен белү өчен, алар машина янына килгән.

Хатын-кыз юл-патруль хезмәте инспекторларына иртән, өенә кайтып барганда, хәле китүен сөйләгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре шунда ук дежур частька хәбәр иткән һәм мигалкаларын яндырып, бу хатын-кызга шәһәргә кадәр барып җитәргә булышкан. Анда хатын-кызга ярдәм күрсәткәннәр, һәм хәзер аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

«Лада» машинасын йөртүче хатын-кыз юл-патруль хезмәте инспекторларына рәхмәтен социаль челтәрләрдә язып куйган.