news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Павлова Казанда авыр холыклы яшүсмерләр белән эшләү өчен бина табарга ярдәм итте

Авыр холыклы балалар һәм яшүсмерләр белән эшли торган «Республика Шкид» ассоциациясе җитәкчелегенең парламентарийга мөрәҗәгатеннән соң бина бирелде.

Павлова Казанда авыр холыклы яшүсмерләр белән эшләү өчен бина табарга ярдәм итте

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Балалар спорты» партия проектының төбәк координаторы Ольга Павлова авыр холыклы балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче «Республика Шкид» ассоциациясенә Казанда бушлай бина табарга ярдәм итте.

«Бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичевага рәхмәт белдерәсем килә. „Республика Шкид“ оешмасының эшчәнлеге бик мөһим дип саныйм. Тормышта төрле хәлләр була, һәм катлаулы язмышлы балалар ярдәмгә аеруча мохтаҗ», — дип аңлатты Ольга Павлова.

Бина чаралар үткәрү, шулай ук ассоциация консультантларының — психолог, педагог, юристның өзлексез эшен оештыру өчен кирәк иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot