Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КАМАЗ музеена миллионынчы йөк машинасын бүләк иттеләр
Легендар автомобиль Барнаул автобазасының берсендә сатып алынган һәм төзекләндерелгән.
(Яр Чаллы, 9 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантана уза. Әлеге бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Тармак казанышлары күргәзмәсендә КАМАЗ музеена 1988 елда автогигантта чыгарылган миллионынчы йөк машинасын бүләк иттеләр.
Бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко тәкъдим итте. «Бу миллионынчы «КАМАЗ» 1988 елда Барнаулдан социалистик ярышларда җиңүче булды. Машина йөртүче әлеге машинада 32 ел йөрде! " — дип сөйләде ул.
«Күптән түгел без завод белән бергә бу йөк машинасын сатып алдык, төзекләндердек һәм хәзер КАМАЗ музеена тапшырырга телибез», — дип өстәде парламентарий.
Йөк машинасыннан тыш, музейга социаль ярышларда җиңүчегә бирелгән вымпел да тапшырылачак.
Миллионынчы «КАМАЗ» йөк машинасы 1988 елның 18 октябрендә конвейердан төшкән. Озак еллар дәвамында машина Барнаул автобазасының берсендә эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз