news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополиста пилотсыз «КАМАЗ» машинасын йөртеп күрсәттеләр

Машина рулендә беркем дә юк, күзәтүче кеше уң якта утыра.

Иннополиста пилотсыз «КАМАЗ» машинасын йөртеп күрсәттеләр
Иннополис университеты матбугат хезмәте

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Иннополис университеты автоном транспорт системалары лабораториясе белгечләре пилотсыз «КАМАЗ»ны йөртеп, тест ясадылар. Видеоязма югары уку йортының Instagram челтәрендәге сәхифәсендә чыкты.

Пилотсыз йөк машинасы шәһәрнең асфальтланган урамнары буйлап та, аның тирәсендәге грунт юллары буйлап та хәрәкәт итә. Машина рулендә беркем дә юк, күзәтүче уң якта утыра.

Университетның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пилотсыз йөк машинасы «юлсыз урыннар буйлап төгәл карталарсыз хәрәкәт итә ала, бортта катлаулы датчиклар алга таба хәрәкәтне фаразлый».

Киләчәктә пилотсыз йөк машиналан логистикада, транспорт инфраструктурасында һәм сәнәгатьтә кулланачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100