Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“ПолумарОфон”ны язучылар: Ничек дөрес язылганын без үзебез хәл итәбез
“TATAR.RUN”да катнашучыларга таратылган медальләрдә хата юк, ди оештыручылар.
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган ялларда Казанда “TATAR.RUN” проекты гамәлгә ашырылды. Аның кысаларында, ярым марафон уздырылды һәм чарада катнашучыларга медальләр тапшырылды. Әлеге медальләрдәге язу җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. Анда “Казанский национальный полумарофон 2017” дип язылган иде.
Әмма чараны оештыручылар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына медальләрдә хата юк, бу татарча язылган, дип белдерде.
“Бу безнең үзенчәлегебез һәм шул рәвешле үзебезне башка ярышлардан аерып күрсәтергә теләдек. Безнең илдә тагын кая шулай язарга мөмкиннәр?” - диде ярым марафонны оештыручыларның берсе Алена Комарова.
Татар телендә ни сәбәпле шулай языла дип уйлыйсыз, бу бит орфографик хата дигәч, ул: “Бу бит Олимпия уеннары түгел. Бездә һәвәскәрләр катнаша. Шуңа да без ничек дөрес язылуын үзебез хәл итәбез”, - диде ул.
Танылган Фоат Ганиев сүзлегендә “марафон” сүзе татарча да, русча да бер төрле язылышта тәкъдим ителә — марафон.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз