Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә төбәк семинары узды
Ул белем бирү учреждениеләрендә музей педагогикасын тәрбия-белем бирү эшчәнлегендә куллану мәсьәләләренә багышланды.
(Әлмәт, 9 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Музей нәрсәдән башлана…» дигән төбәк семинарында катнаштылар, дип яза җирле басма.
Ул белем бирү учреждениеләрендә музей педагогикасын тәрбия-белем бирү эшчәнлегендә куллану мәсьәләләренә багышланды. Семинар 58 нче «Шаян нәниләр» балалар бакчасы базасында узды. Җыелучылар алдында Түбән Мактаманың тарих музее хезмәткәре Диләрә Әмирова, Р. Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова, Мөслим, Сарман, Каракашлы, Зирекле музейлары директорлары чыгыш ясады. Әлмәт туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Эльвира Гәрәева үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә музейларның ролен үз музейлары үрнәгендә бәян итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз