«Татарча диктантны» «Татар-информ» аша онлайн язып булачак

Диктант текстын «Татар-информ» журналисты Гадел Әхмәтҗанов укыячак.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 сентябрьдә, «Татмедиа»да Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе булачак.

Чарага массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм журналистлар чакырулы.

«Татарча диктантны» «Татар-информ» аша онлайн да язып була. Диктант текстын журналист Гадел Әхмәтҗанов укыячак.