news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр машинаны теркәү турындагы таныклыкны QR-код рәвешендә күрсәтә алачак

«Дәүләт хезмәтләре.Авто» кушымтасы алга таба башка сервислар, шул исәптән евроберкетмә рәсмиләштерү мөмкинлеге белән дә тулыланыр дип көтелә.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Россия автомобильчеләре ЮХИДИ инспекторларына машинаны теркәү турындагы таныклыкны смартфонда QR-код рәвешендә күрсәтә алачак. Аны «Дәүләт хезмәтләре.Авто» кушымтасында сакларга мөмкин, дип хәбәр иттеләр РФ Хөкүмәтеннән.

«Хәзер транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкны „Дәүләт хезмәтләре.Авто“ кушымтасында саклап һәм ЮХИДИ инспекторына смартфонда QR-код рәвешендә күрсәтеп булачак. Әлеге кушымта – РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр, Эчке эшләр министрлыкларының уртак проекты», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, быелның ахырына кадәр әлеге кушымтада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга шикаять бирергә һәм ОСАГО полисының электрон версиясен дә сакларга мөмкин.

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгында искәртүләренчә, 2021 елда «Дәүләт хезмәтләре.Авто» кушымтасы тест режимында эшләячәк, шунлыктан инспекторлар машина йөртүчедән транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкның кәгазь вариантын да сорый ала.

Кушымта алга таба башка сервислар, шул исәптән евроберкетмә рәсмиләштерү мөмкинлеге белән дә тулыланыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot