news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы 17 сентябрьне мәктәпләрдә уку көне дип билгеләде

Укучылар белән сайлаучылар агымын аерып булганда, дәресләр уздырыла, ә аеру мөмкин булмаган оешмалар дәрестән тыш чаралар оештыра ала, дип белдерде Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Александр Бугаев.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев 17 сентябрьнең мәктәпләрдә уку көне булуын әйтте.

17 сентябрь көнне мәктәпләр эшли. Укучылар белән сайлаучылар агымын аерып булганда, дәресләр уздырыла, ә аеру мөмкин булмаган оешмалар дәрестән тыш чаралар оештыра ала, дип белдерде Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Александр Бугаев. Бу хакта РИА Новости яза.

«Сайлауларга кагылышлы чаралар уздырылмый торган мәктәпләрдә, әлбәттә, гадәти уку көне булачак. Сайлаучылар белән укучылар агымын аерып булган мәктәпләрдә бу берничек тә чагылырга тиеш түгел. Ә инде аеру мөмкин булмаганда — әллә никадәр чаралар бар… аларны оештырачаклар (мәктәптән тыш)», — диде ул.

Мисалга «Бөтен гаилә белән бергә» акциясенә мәктәптән тыш дәрес үткәрүне атады. Әлеге акция кысаларында укучыларның белем бирү максатыннан төрле җитештерү мәйданнарында булу мөмкинлеге бар.

                                        

news_right_1
news_right_2
news_bot