news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел» М-7 - Әлдермеш юлы буенча хәрәкәтне туктату 19 сентябрьгә кадәр озайтылды

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Биектау муниципаль районында «Идел» М-7 — Әлдермеш автомобиль юлы буенча хәрәкәтне вакытлыча туктату 19 сентябрьгә кадәр озайтылды.

Биредә 8,4 км дан 11,4 км га кадәр участокны капиталь төзекләндерү дәвам итә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге Усад спирт заводы — Чернышевка — Каймар, «Усад спирт заводына керү юлы» һәм Каменка — Дөбъяз — Олы Әтнә автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

Машина йөртүчеләрне әлеге юл буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot