Татарстанда хатын-кызлар өчен видео-мотиватор төшергәннәр

Ике минутлык роликның идеясен Татарстанның Яшьләр парламенты рәисе, «Ел хатын–кызы-2019» исеменә лаек булган Нина Шимина тәкъдим иткән.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә хатын-кызлар карарларының һәм гамәлләренең, шулай ук үзләренең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында рухландыра торган видео популярлаша бара. Ике минутлык ролик идеясен ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина тәкъдим иткән һәм үзенең Instagram битенә куйган.

«Татарстанда битараф булмаган, актив, рухландыручы хатын-кызлар яши. Без мөстәкыйль рәвештә яки берләшеп эш итәбез, бергә киңәшләшеп эшлибез яки һәркем эшне үзе башкара. Әмма без барысын да булдырабыз», - дип язган Шимина видеога шәрехләмәдә.

Ул Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыеваны, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинаны, республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованы мисал итеп китергән.

Видео дүрт геройның коронавирус пандемиясе үзгәрткән тормыш, киләчәккә өметләр һәм дөнья турындагы уй-фикерләрен күрсәтә. Роликта Казан пейзажларын, шул исәптән Кабан күле яр буен һәм Миллениум күпере янындагы территорияне күрергә мөмкин.

Instagram социаль челтәреннән файдаланучылар видеога фикерләрен актив белдерә: «Бу роликны карагач балаларым өчен томанлы киләчәк күзаллавымны түгел, ә аларның нинди мохиттә укыячак һәм үсәчәкләре өчен тырышачагымны аңладым! Алга таба да мөмкинлекләрне сайлаячакмын», «Һәр сүз белән килешәм, һәр сүз йөрәккә үтә», диелгән.