news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның «Агач эшкәртү һәм судомодельләштерү» түгәрәгендә җитмеш бала шөгыльләнә

Бер ай дәвамында балаларга үзләре нәрсә тели, шуны ясау мөмкинлеге бирелә.

Кукмараның «Агач эшкәртү һәм судомодельләштерү» түгәрәгендә җитмеш бала шөгыльләнә
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 9 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Кукмара балалар иҗат үзәгенең «Агач эшкәртү һәм судомодельләштерү» бүлегендә 70тән артык бала шөгыльләнә. Балалар агачтан төрле корабль макетлары, самавыр, чынаяк, сувенир һәм башка эшләнмәләр ясый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Балаларда агач эшенә кызыксыну уяту өчен үз эшенә бар күңелен биргән укытучы да булу кирәк бит әле. «Галактика» иҗат үзәгендә хезмәт куючы Таһир Ямалов — әнә шундыйлардан.

Тумышы белән Яр Чаллы шәһәреннән булса да, 15 ел Кукмарада яши, агачтан төрле эшләнмәләр ясый, үз буендагы шахмат фигуралары белән күргәзмә-фестивальләрдә катнаша.

«Агач ул — җылы материал. Аннан әллә нинди матурлыклар тудырырга була. Әлеге эшкә тартылуыма 30 еллап бардыр. Кечкенәдән кайда нинди агач, такта кисәге күрәм — шуны кисә, ышкылый, алардан төрле пычаклар, мылтыклар ясый идем. Мавыгуым гомерлек шөгыльгә әйләнде. Хәзер инде үземнең белгәннәремне, бик теләп, балаларга өйрәтәм», — ди Таһир әфәнде.

«Судномодельләштерү һәм агач эшкәртү — алар икесе бербөтен. Эш өчен яхшылап җиһазландырылган кабинетыбыз бар. Бер ай дәвамында балаларга үзләре нәрсә тели, шуны ясау мөмкинлеге бирелә. Ә инде алга таба эш план нигезендә алып барыла. Күбрәк корабль макетлары ясауга өстенлек бирәбез. Шулай ук радио белән идарә итә торган көймәләр дә игътибардан читтә калмый», — ди берләшмә җитәкчесе Таһир Ямалов.

news_right_1
news_right_2
news_bot