news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда журналист Гөлнара Зиннәтуллина белән хушлаштылар

Гөлнара Зиннәтуллина туган ягы — Лаеш районы Хәерби авылында җирләнә.

Казанда журналист Гөлнара Зиннәтуллина белән хушлаштылар
Абдул Фархан

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген Казанда журналист Гөлнара Зиннәтуллинаны соңгы юлга озаталар. Хушлашу Гөлнара ханым яшәгән йорт янында уза. Аны соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре җыелды.

Гөлнара Зиннәтуллинаны бүген туган ягы — Лаеш районы Хәерби авылында җирлиләр.

«Соңгы өч атнада хәле бик начарайды. Гомумән, сигез ел авырды. Соңгы елны инде хәле моңа кадәр булган елларда кебек түгел иде. Хәтта бакча эшен дә эшли алмады. Нишләтәсең инде, язмыш…» — диде Гөлнара апаның ире Ринат әфәнде.

Дус кызы Миләүшә сүзләренчә, Гөлнара ханым үзенең авыруын беркемгә дә сиздермәскә тырышкан. «Ул бик каты авыртты, әмма күрсәтми иде. Һәрвакыт, телефоннан шалтыратып, елмаеп сөйләшә иде. Урыны оҗмах түрендә булсын», — дип сөйләде ул.


Галерея: Казанда тележурналист Гөлнара Зиннәтуллинаны соңгы юлга озаттылар

Гөлнара Зиннәтуллина 8 сентябрь көнне вафат булды. Улы белән килене аның янына хәлен белергә килгән булган. Әмма Гөлнара ханым ишек ачмаган. Шуңа күрә улы һәм килене тәрәзәдән керергә мәҗбүр булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100