Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эшсезлек буенча пособиегә өстәмә рәвештә балалы россиялеләргә 3 мең сум түләячәкләр
Россия Хөкүмәте түләүләргә 8,5 млрд сум акча бүлеп бирәчәк.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте 18 яшьтән кечерәк балалары булган ата-аналарга эшсезлек буенча пособиегә өстәмә рәвештә 3 мең сум акча түләячәк. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Моның өчен бюджеттан 8,5 млрд сум бүлеп биреләчәк. «Хөкүмәт сентябрь аенда балигъ булмаган һәр балага эшсезлек буенча пособиегә өстәп 3 мең сум акча түләргә дигән карар кабул итте. Бу хакта карар имзаланды», — диелә документта.
Түләүләр Covid-19 таралу шартларында өстәмә социаль ярдәм булачак – аны эшсез дип танылган һәм балигъ булмаган балалары булган 2,8 млн граждан алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз