Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда реконструкциядән соң «Нур» яшьләр үзәге ачыла
Ул Россиядә студентлар белән эшләү буенча иң зур яшьләр үзәгенең берсе.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда бүген реконструкциядән соң «Нур» яшьләр үзәге ачылачак. Бу хакта мәгълүмат учреждение социаль челтәрләрендә урнаштырылган.
"Бөтен җирдә "Нур ачыла!" диләр. Тарихның бер өлеше булырга теләсәң, ул вакытта дусларыңны ал, һәм 9 сентябрьдә без сине көтәчәкбез", - дип хәбәр итә үзәк хезмәткәрләре.
Кунакларны күңел ачу программасы, фотокүргәзмә, кибертурнир һәм DJ BubbleGum белән музыка көтә. Чарада кием кастомайзингы һәм интерьер өчен картиналар ясау буенча мастер-класслар сериясе узачак.
Яшьләр үзәген Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ачачак, дип хәбәр иттеләр республика Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә. Шул ук вакытта ул ачылу тантанасына "Яшьләр вакыты" автобус туры белән киләчәк. Чаллыда яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен лекцияләр үткәрәчәкләр һәм уңышлы проектлар турында сөйлиячәкләр.
Яшьләр үзәге 1976 елда архитектор Губаревич проекты буенча төзелгән бинада урнашкан. Төзекләндерелгән бина территориясендә студия, коворкинг, күргәзмә һәм лекцияләр өчен күпфункцияле киңлекләр, шулай ук фитнес һәм бию өчен заллар урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз