news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Үзизоляция психологларга мөрәҗәгатьләр саны артуына китергән

Казан психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны буенча Россия шәһәрләре арасында дүртенче урынны алган.

Белгеч: Үзизоляция психологларга мөрәҗәгатьләр саны артуына китергән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казан Россиянең 21 шәһәре арасында психологларга мөрәҗәгать итү ешлыгы буенча дүртенче урынны алган. Бу статистиканы Zoom Market тикшеренү агентлыгы тәкъдим итте.

Татарстан башкаласының шундый югары урынны алуы халыкның психологик белеме һәм үзизоляцияләү режимы йогынтысы белән аңлатыла. «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә КФУның педагогик психология кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин шундый фикер әйтте.

«Мондый статистика республика халкының хәле һәм психологик ярдәм алу мөмкинлеге белән бәйле», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта Татарстанда үзизоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта психологлар арасында тынлык булган, чөнки күпләр үз йортларыннан чыга алмаган. Аның каравы, ул тәмамланганнан соң мөрәҗәгатьләр кинәт арткан. Шул исәптән, бу кешеләрнең өйдә озак торуына да бәйле булган.

«Кешеләр дүрт стенада бергә булу аркасында гаиләләрдә киеренкелек арта һәм проблемалар килеп чыга», — диде Рамил Гарифуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100