news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Башинформ» агентлыгы башлыгы вазифаларын башкаручы билгеләнде

Яңа җитәкчене коллективка бүген тәкъдим иттеләр.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). «Башинформ» агентлыгының баш мөхәррире вазифаларын башкаручы итеп Руслан Шәрәфетдинов билгеләнде. Яңа җитәкчене коллективка бүген, 9 сентябрьдә тәкъдим иттеләр. Бу вазифаны биләгән Алик Шакиров агентлыкта эшләргә кала, дип хәбәр итте матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

  • Руслан Михайлович Шәрәфетдинов 1970 елның ноябрендә Уфада туа. 1991 елда Львов югары хәрби-сәяси училищесын, 2000 елда Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
  • 1994 елдан 2012 елга кадәр Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгында эшли. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе, Башкортстан эчке эшләр министрының шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары вазифаларын били.

Соңгы вакытта Руслан Шәрәфетдинов «Честно говоря» телепроекты белән шөгыльләнде, ул БСТ республика каналында чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100