news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада яңа причал ачылды

Ачылу тантанасында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов булды.

Алабугада яңа причал ачылды
«Новая Кама» газетасы

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Алабугада тантаналы рәвештә яңа причал, ә шәһәр янында, Бехтерево авылында Мәдәният йорты ачылды. Ачылу тантанасында катнашкан мәртәбәле кунаклар арасында Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов та бар иде. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза.

Башта министр  «Безнең ишегалды» республика программасы буенча яңартылган Нефтьчеләр проспекты буенча 23нче йорт ишегалдын карады. Ул биредә башкарылган эшне бәяләде һәм халык белән аралашты.

Аннары министр һәм башка кунаклар шәһәр причалына юнәлде. Анда аларга хәзер туристлар белән теплоходлар туктый торган урынны күрсәттеләр.

Шуннан соң Фәрит Хәнифов Бехтерево авылына юнәлде, анда капиталь ремонттан соң тантаналы шартларда Мәдәният йорты ачылды. Ул төзүчеләргә һәм подрядчы оешмаларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Моннан тыш, министр Мәдәният йорты мөдире Диана Агаевага 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Мәдәният йортын ачу тантанасында шәһәрнең һәм районның иҗат коллективлары чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot