news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил исәчәге һәм яңгыр явачагы хакында кисәтте

Төнлә һава температурасы +8..+13 градус тәшкил итәчәк.

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил исәчәге һәм яңгыр явачагы хакында кисәтте
"Татар-информ" архивы

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстанда яңа атна яңгырлар һәм көчле җил белән башланып китәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн болытлы булачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

«Көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Төнлә һава температурасы +8..+13 градус тәшкил итәчәк, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100