news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мостай Кәрим» круиз лайнеры Санкт-Петербургтан Мәскәүгә юл тотачак

Дүрт палубалы «Мостай Кәрим» теплоходы – советлардан соңгы чорда иң тәүге круиз лайнерларының берсе.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Кичә «Мостай Кәрим» круиз лайнеры Түбән Новгородның «Красное Сормово» заводыннан Санкт-Петербургка килде. Теплоходның Санкт-Петербург – Мәскәү маршруты буенча (Валаам, Мандроги, Петрозаводск, Горицы, Угличта тукталыш ясап) беренче сәяхәте 10-16 августка билгеләнгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Бу безнең гаилә өчен күптән көтелгән вакыйга. Әтием исемен йөрткән әлеге искиткеч лайнерның Ватаныбызның иң матур һәм кызыклы шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыгуы зур бәхет», - дип искәртә Башкортстан Республикасының халык шагыйренең кызы, Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Кәримова. «Мостай Кәрим» лайнеры сентябрь аенда Мәскәүдән Углич, Самара, Ростов-Дон һәм Казанга юл тотачак.

Дүрт палубалы «Мостай Кәрим» теплоходы – советлардан соңгы чорда иң тәүге круиз лайнерларының берсе.

2019 елның 11 сентябрендә теплоходны тантаналы төстә суга төшерделәр.

Лайнер тизлеген сәгатенә 22,5 чакрымга җиткерә ала. Судноның озынлыгы – 141 метр, киңлеге 16,82 метр тәшкил итә, ул 329 пассажирга исәпләнгән.

Лайнер круиз линияләрендә елга буйлап пассажирларга хезмәт күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100