Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадышта «Автоледи-2020» җиңүчесе сорауларга рекордлы кыска вакытта җавап биргән
Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча Мамадышта «Автоледи-2020» титулын Венера Юмагужинага бирделәр, икенче урынны Ирина Конюхова алды, өченче — Гөлфия Нурмиева.
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Мамадыш районында яшәүчеләр «Автоледи-2020» хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы республика конкурсының район этабында катнашты. Җиңү өчен җиде катнашучы көрәште. Венера Юмагужина юл хәрәкәте кагыйдәләрен бер ялгышсыз һәм рекордлы кыска вакытта — 1 минут 42 секунд эчендә тапшырды. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.
Конкурс ике турда үткәрелде. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү өчен теоретик имтихан тапшырды һәм фигуралы йөртүне күрсәтте.
Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча Мамадышта «Автоледи-2020» титулын Венера Юмагужинага бирделәр, икенче урынны Ирина Конюхова яулады, өченче позицияне Гөлфия Нурмиева яулады.
Җиңүчегә һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Беренче урын өчен палатка, икенче урын өчен камера тапшырдылар, өченче урын иясе тостер алды. Калган катнашучыларга автомобильне карау буенча җыелма тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз