news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының Иске Салман авылында Сәлман хуҗа каберенең тирә-ягын төзекләндерделәр

Халык Сәлман хуҗа каберен изге урын дип саный. Бирегә килеп дога кылалар, корбан чалалар.

Әлки районының Иске Салман авылында Сәлман хуҗа каберенең тирә-ягын төзекләндерделәр
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 9 август, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районының Иске Салманс авылында «Изгеләр чишмәсе» янындагы Сәлман хуҗа каберенең тирә-ягын төзекләндерделәр.

Риваятьләр буенча, Иске Салман авылына Сөләйман атлы кеше нигез салган. Авылның атамасы да аның исеме белән бәйле. Имеш, ислам дине тарату максаты белән ул Мәккә шәһәреннән Шәһри Болгарга килгән һәм бу җирне ошатып, төпләнеп тә калган.

Халык Сәлман хуҗа каберен изге урын дип саный. Бирегә килеп дога кылалар, корбан чалалар. Шушы арада каберлекнең тирә-ягын профнастил койма белән тотып алдылар. Бу эшне Газимҗан Нурмөхәммәтов һәм Ирек Гыйззәтуллин башкарган. Игелекле эштә матди ярдәмне Рәис Хәйруллин һәм Илнур Гыйззәтуллин күрсәткән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100