news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Август ахырыннан автомобиль хуҗаларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керә башлый

Транспорт чарасы хуҗаларының, риск-факторлар, машинаның төре һәм чыккан елы, гаилә хәле һәм башкаларны исәпкә алып, индивидуаль тариф сайлау мөмкинлеге туачак.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Россиядә август ахырыннан автомобиль хуҗаларына кагылышлы кайбер үзгәрешләр үз көченә керә башлый. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.

Беренчедән, ОСАГО полисларының бәясен исәпләүдә үзгәрешләр кертелә. Хәзер тариф коридоры ике якка да 30 процентка кадәр киңәячәк, ул моннан алдагыга караганда 10 процентка артачак. Шуңа бәйле рәвештә, минималь һәм максималь база ставкалары 2471 һәм 5436 сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук транспорт чарасы хуҗаларының, риск-факторлар, машинаның төре һәм чыккан елы, гаилә хәле һәм башкаларны исәпкә алып, индивидуаль тариф сайлау мөмкинлеге туачак.

«ОСАГО полисы алу өчен 30 сентябрьдән янә диагностика картасы кирәк булачак», - дип хәбәр итә басма.

Моннан дүрт ел (ике елга бер тапкыр) һәм 10 ел (ел саен) элек чыккан машиналар техник карау узарга тиеш.

Моннан тыш, М3, М4 һәм М11 түләүле автомобиль юлларында тарифлар кимиячәк, ә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проекты буенча ЮХИДИ инспекторларының кайбер яңа приборлары барлыкка киләчәк.

Транспорт чарасының төп документын да үзгәрешләр көтә. Хәзер теркәү турындагы таныклыкта автомобиль турында тагын да күбрәк мәгълүмат (двигательнең куәте, булган очракта, таможня чикләүләре, шулай ук дәүләт теркәү срогы) урын алачак.

«Татар-информ» агентлыгы Россиядә техник карауның бердәм системасы әзерләнүе, шулай ук аны узу кагыйдәләренең гадиләштерелүе хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100