news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта яшәүчеләр якыннарының шәхси әйберләрен архивка тапшыра

Алар әтиләре, бабалары, кайнаталарының исемнәрен мәңгеләштереп, саллы мәгълүмат белән уртаклаша.

Актанышта яшәүчеләр якыннарының шәхси әйберләрен архивка тапшыра
Ләйсән Газизова

(Актаныш, 9 август, «Татар-информ», «Актаныш —информ», Ләйсән Газизова). Актанышта әтиләре, бабалары, кайнаталарының исемнәрен мәңгеләштереп, архивка үз гаиләләре турында саллы мәгълүмат китереп бирәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мисал өчен, кичә Актанышта яшәүче Юлия апа Әхмәтова Бөек Ватан сугышы ветераны Бәхти Әхмәтовның документларын алып килгән.

Биатасының хатынына, балаларына патриотик рухта, матур һәм эчтәлекле итеп сугыштан язган хатлары, 1930 елларда, шулай ук фронтта төшерелгән фотографияләре, кулъязмалары- Актаныш районы архивы өчен генә түгел, Татарстан Дәүләт архив фонды өчен дә кыйммәтле ядкарьләр. Әлеге документлар күргәзмәләрдә, балалар белән оештырылган дәресләрдә файдаланылачак.

Альмира Шәйхразыева улы Булат белән тормыш иптәше Мирзәриф Заман улының документларын саклау урыны итеп район архивын сайлаган. Исегезгә төшерәбез: Мирзәриф Шәйхразыев Актаныш районы төзелеш өлкәсендә саллы өлешен керткән төзүче, билгеле шәхес.

Ленин ордены иясе Альберт Ямаловның кызы Альмира ханым да әтисенең мирасын архивка тапшыруны хуп күргән.

Район архивында Актанышның мактаулы гражданнары Баязит Мөхәммәтов, Имаметдин Билалетдинов, Кәшби Колыевның шәхси фондлары саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100