news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юто ХИСИЯМА:

"Мин татар теленең киләчәге өчен кайгырып торам" (интернет аша аралашу)

Безнең редакциягә сайтыбыз эшчәнлегенә бәйле сораулар белән Япониядән хат килеп төште. Бу хатны татар телендә аңлаешлы, дөрес итеп язучы кеше – гади япон егете. Бу гайре табигый хәл бездә бик күп сораулар тудырды һәм без Юто Хисияма белән элемтәгә кердек.

Юто, Япониядә татар телен укыту безнең өчен зур яңалык булды, шуңа күрә сорауларыбыз да байтак.
Токио Чит Телләр Университетында татар телен укытуның барышы ничегрәк? Кайчан укытыла башлаган? Кемнәр укыта? Нинди дәреслекләр файдаланыла? Укып бетергәч, нинди белгечлек бирәләр? Бу белгечлек белән Япониядә кайда эшләп була?
Ю.Х.:
Гафу итегез, мин сезгә язган беренче хатымда, “Токио Чит Телләр Университетында татар телен өйрәнәм” дип яздым. Ләкин, “Токио Чит Телләр Университетында үзем генә татар телен өйрәнәм” дип язсам, дөресрәк булыр иде. Әлбәттә, Токио Чит Телләр Университетында төрле чит телләр укытыла, ләкин татар теле дәресе юк. Шуңа күрә сезнең сорауларыгызга тулы җавап бирә алмыйм. Ялгыш аңлаган булсагыз, шуңа гафу итегез. Шулай булса да, университетның фәнни китапханәсендә татар теле дәреслекләре бар. Мин алардан файдаланып татар телен өйрәнә башладым. Шулай ук татар теле укытучысы да юк, ләкин татар телен белгән төрек теле укытучысы бар. Ул төрки телләрне яхшы белә. Шуның өчен безнең университетта татар телен өйрәнергә мөмкин. Токио Чит Телләр
Университеты турында беләсегез килсә,  http://www.tufs.ac.jp/abouttufs/foreign/russian/ сайтына рәхим итегез.
Шәхсән сезнең үзегезгә килгәндә, сезнең татар телен өйрәнә башлавыгызның сәбәбе нидә? Ни өчен нәкъ менә татар телен өйрәнә башладыгыз? Ничә ел инде өйрәнәсез? Ничек татар теленең лексик байлыгын саклый аласыз? Сез бик дөрес һәм матур аралашасыз бит.
Ю.Х:
Бик зур рәхмәт. Мин балачактан ук чит илләр белән кызыксына идем. Аннан соң чит телләрне, аеруча төрек телен яратып өйрәнә башладым. Шуның өчен мин 2009 елда Токио Чит Телләр Университетының чит телләр факультетына төрек теле бүлегенә кердем. Анда ике ел төрек телен өйрәнгәннән соң, башка төрки телләрне дә өйрәнергә теләгем туды. Университетыбызда үзбәк, казак, уйгур телләре дәресләре дә бар. Шуңа күрә мин бу телләрне дә өйрәндем. 2011 елның август аенда, нәкъ бер ел элек, YouTube сайтында “Аерылмагыз” дигән җырны тыңладым. Бу җыр миңа бик ошады. Аннан соң мин татар теле белән кызыксынып, аны өйрәнә башладым. Татар телен өйрәнү, башка төрки телләрне өйрәнүдән дә кызыграк тоелды миңа. Шуңа күрә мин татар телен өйрәнүне дәвам иттем.
Аннан соң күпчелек интернеттан өйрәнеп килдем. Интернетта татар матбугатын укыйм, Яңа Гасырны карыйм, һәм татар радиоларын тыңлыйм. YouTube сайтында татар җырларын тыңлыйм, татар киноларын карыйм. Грамматикасын немец телендә язылган татар теле дәреслегеннән өйрәндем (Margarete I. Ersen-Rasch, TATARISCH, Lehrbuch für Anfänger und Fortgeschrittene, Harrassowitz Verlag, 2009). Татар теле төрек теленә бик охшаган. Шуның өчен татар грамматикасы һәм төрәк сүзләренә охшаган татар сүзләрен өйрәнү миңа авыр түгел. Аңламаган сүзләрне сүзлек аша өйрәнәм. Мин татар телен яратам, һәм татар теле турында күбрәк беләсем килә. Шуңа күрә мин аспирантурага кереп, татар телен фәнни яктан өйрәнергә уйлыйм. Хәзер мин аспирантурага керү имтиханнарына әзерләнәм.
Димәк, сез татар телендә беркем белән дә аралашып яшәмисез, бары тик грамматик, теоретик яктан үзләштерәсез? Бәлки, укытучыгыз белән татар, төрек телләрендә сөйләшәсездер?
Сезгә ничә яшь?
Ю.Х.:
Миңа 21 яшь. Әйе, мин татар телендә беркем белән дә аралашканым юк. Чөнки Япониядә татарлар юк диярлек. Минем татарлар белән аралашасым килә. Шуның өчен сезнең белән хат язышу миңа бик кызыклы. Төрек телендә аралашканым бар. Төркиядән килгән укытучылар һәм укучылар белән.
Татарстанга берәр тапкыр килгәнегез бармы?
Ю.Х.:
Минем Татарстанда булганым юк, ләкин аспирантурага кергәннән соң, Татарстанга килеп, татар телен өйрәнәсем килә. Киләчәктә мин университетта татар телен укытырга телим. Татарстанда булмаганга күрә, мин татар теленең бүгенге хәлен интернеттан өйрәнәм. Яшьләр татарча белми, мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскара, әти-әниләр балаларын татар мәктәпләренә бирми,татар мәктәпләре ябыла, дигән язмаларны укыдым. Мин татар теленең киләчәге өчен кайгырып торам. Шуның өчен мин татар теленең бүгенге күренеше турында да беләсем килә.
Сезнең фикерегезчә, татар теле ни хәлдә? Татар телен белмәгән татарларның саны артамы? Яшьләр татарча сөйләшәме? Татар теленең киләчәге бармы?
Татар теле яхшы да начар да хәлдә дип әйтмәс идем, уртача. мәктәпләрдә татар теле, әдәбияты дәресләре һаман да бар, ләкин сан буенча кыскарды. Элек-электән татар теле яшәгән урын - ул авыллар булган, хәзер дә шулай. Татар мәктәпләрендә рус сыйныфларында укучы башка милләт вәкилләре дә татар телен өйрәнә, димәк, минемчә, иң элементар сүзләрне истә калдыра ала, татар теленең асылын аңлап кала ала. Бездә Казанда татар яшьләре татар телен саклап калу өчен, аның престижын арттыру өстендә. Шәрыкъ клубы, "Сәләт” кебек җәмгыятьләр, "Мин татарча сөйләшәм" кебек проектлар яшәп килә. Татар дискотекалары, концертлары еш була. Халык татар театрларына һәрвакыт теләп йөри. Минемчә, татар милләтенең киләчәге бар, барысы да халыкның үзеннән тора. Казан федераль университетында да татар теле курслары оештырдылар, ул бушлай, шуңа күрә бик күп кеше йөри. Шунда ук чит илдән килгән студентлар өчен, дәресләр оештырылды.
Ю.Х.:
Җавабыгыз өчен рәхмәт.
Татар телендә кемнәрнең булса да хезмәтләрен укыганыгыз бармы?
Ю.Х.:
"Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы (1999)" "Tatar telenen orfografıәse (2000)" "Tөrek grammatikası (2002)" Фәнни китаплар гына. Алар университетта укытылды. Шуның өчен беләм.
Татар шигърияте, гомумән әдәбияты белән кызыксынганыгыз бармы? Аларны укып карый аласыз. Сезнең бит шигырьләр безнекеннән бик нык аерыла.
Ю.Х.:
Рәхмәт, укып карармын. Япон шигырьләр турында беләсезме?
Аларның кыска гына булуын, рифма юклыгын, бер җөмләдән генә дә тора алуын беләм. Дөресме?
Мәсәлән шундыйрак:
Җан очты Күк бушлыгына.
Кабыгы калды Җирдә
кабер-түмгәк булып.
Ю.Х.:
Әйе, дөрес! Кайдан өйрәндегез? Хәзерге вакытта сезнеке кебек шигырьләр дә бар. Император Мэйдзидән соң Япониядә дә рифма булган, берничә җөмләдән торган шигырьләр языла башлаган.
Мин бик танылган япон шигырен тәрҗемә иттем. Япониядә бу шигырьне белмәүче юк.

Иске буа,
Бер бака сикереп керә,
Су тавышы.
(Мацуо Басё)

The ancient pond
A frog leaps in
The sound of the water.
(тәрҗемә итүче: Donald Keene)
Кызыклы шигырь. Бездә Равил Фәйзуллин исемле шагыйрь шундый шигырьләр иҗат итә. Ялгышмасам, бу стильнең исеме дә бар - Хокко түгелме?
Ю.Х.:
Әйе, япон телендә Хайку дип атала
Алга таба аспирантурадан тыш, татар телен кайда файдаланырга уйлыйсыз? Татарстан уку йортлары белән элемтәгә керергә теләмисезме?
Ю.Х.:
Теләгем бар. Татарстанга барып, анда өйрәнәсем килә.
Казанга килергә телим. Башта турист буларак. Ләкин мин рус телендә сөйләшә алмыйм. Шуның өчен бераз борчылам.
Тагын нинди телләр беләсез?
Ю.Х.:
Япон, инглиз, төрек телләрен беләм.
Әңгәмә өчен бик зур рәхмәт, Юто.
Менә шулай, Татарстанда яшәгән күп кенә татар милләте вәкилләре үз туган телләрен белмичә, кызыксынмыйча үсә, ә чит илдә яшәп ятучы 21 яшьлек япон егете кызыксынып, үзлектән татар телен өйрәнгән. Бер яктан сөенеч тә, икенче яктан кайбер “татарларга” карап, көенеч тә.

Әңгәмәдәш - Гөлзифа Мөхетдинова

news_right_1
news_right_2
news_bot