news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Ратникова Кукмараның «Нараткай» лагеренда балаларның ялын оештыру белән танышты

ТР Дәүләт Советы депутаты балаларның ял итү шартларын карады, туклану һәм медицина хезмәте күрсәтүнең ничек оештырылуын бәяләде.

Римма Ратникова Кукмараның «Нараткай» лагеренда балаларның ялын оештыру белән танышты
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 9 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбарәкшина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм Кукмара районы башлыгы киңәшчесе Камышлы урманында урнашкан «Нараткай» сәламәтләндерү лагеренда балаларның җәйге ялын оештыру белән таныштылар.

Алар балаларның ял итү шартларын карадылар, туклану һәм медицина хезмәте күрсәтүнең ничек оештырылуын бәяләделәр.

«Татарстан Республикасында балалар лагерьларын төзү, аларны капиталь ремонтлау буенча тулы бер программа бар. Район лагерьлары яңа стандартларга туры килә. Киләсе елда „Нараткай“ лагеренда капиталь төзелеш планлаштырыла, лагерьны зур үзгәрешләр көтә», — диде Римма Ратникова.

Депутат шулай ук лагерьда ял итүче балаларның фикерләре белән дә кызыксынды.

«Бу лагерьда беренче тапкыр гына ял итүебез түгел, безгә монда бик ошый. Биредә бик тәмле итеп ашаталар, корпусларда уңайлы», — диделәр отряд командирлары Ландыш Борһанова һәм Екатерина Уткина.

Быел лагерьда 18 көнле — 2 һәм бер атналык 3 смена эшли. Һәрберсендә 64әр бала ял итә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100