Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Отар бистәсендә этләргә бушлай вакцина һәм стерилизация ясаячаклар
Мобиль пункт бистәгә 10 июльдә килә.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 июльдә, Казанның Идел буе районындагы Отар бистәсендә этләргә бушлай вакцина һәм стерилизация ясаячаклар.
Казан мэриясе сайтында хәбәр ителгәнчә, белгечләр этләргә ветеринар хезмәтләрнең тулы комплексын күрсәтәчәк. Моннан тыш, этләргә ветеринар паспорт бирәләр, шулай ук хуҗасының теләге буенча йорт хайваннарына чип куярга яки колагы бирка тагарга мөмкин булачак. Мобиль пункт мәдәният йорты (Калинин урамы, 60а) янында урнашачак.
Киләсе атнада, 17 июльдә мобиль пункт Идел буе районының Салмачы бистәсенә, 24 июльдә Авиатөзелеш районының Төньяк бистәсенә, 31 июльдә Авиатөзелеш районының Кадышево бистәсенә, 7 августта Совет районының Константиновка бистәсенә киләчәк. Бушлай хезмәтләр 10:00–14:00 сәгатьләрдә күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз