Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Без хатыным белән бергә прививка ясаттык, тискәре нәтиҗәләр юк
Парламент башлыгы «Татар-информ» агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билаловка «Уникенче кат» проектында интервью бирде.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатуы турында сөйләде һәм бар кешене дә вакцинация үтәргә чакырды. Бу хакта парламент башлыгы «Татар-информ» агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билаловка «Уникенче кат» проектында биргән интервьюсында әйтте.
Фәрит Мөхәммәтшин яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүнең ике этабын да узуын — «Спутник V» вакцинасының икенче дозасын 15 майда алганын әйтте.
«Чит эффектлар юк. Кичә мин антитәнчекләр дәрәҗәсенә кан бирдем. Иртәгә нәтиҗәләр алырмын дип уйлыйм, — диде ул. — Без хатыным белән бергә прививка ясаттык. Балалар да прививка ясатты».
Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, бөтен дөньяны колачлаган бу чирне авыр формада кичергәнче, прививка ясатуың яхшырак. «Прививка ясатыгыз, дуслар!» — дип белдерде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин интервьюда шулай ук парламентның язгы сессиясенә нәтиҗә ясады, депутатлар тарафыннан быел беренче яртыеллыкта кабул ителгән мөһим законнар һәм карарлар турында сөйләде. Материал «Татар-информ» сайтында чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз