news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер мең сумлык яңа акчада борынгы Болгар шәһәрлеге рәсеме сурәтләнергә мөмкин

Идел елгасы күренешләре дә Идел буе федераль округының өстенлекле символы дип билгеләнгән.

Бер мең сумлык яңа акчада борынгы Болгар шәһәрлеге рәсеме сурәтләнергә мөмкин
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстандагы борынгы Болгар шәһәрлеге һәм Казандагы кайбер объектлар яңа 1 меңлек сумлык банкнотаның алгы ягында сурәтләнергә килергә мөмкин. Болгар тыюлыгы һәм Идел күренешләре Идел буе федераль округының өстенлекле символы дип табылды.

Россия Банкының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Түбән Новгород кремле, Төп ярминкә йорты, шулай ук скульптор Вера Мухинаның Максим Горький һәйкәле дә банкнотларның алгы ягына эләгү өчен «көрәшә».

Белгечләр 5 мең сумлык банкнотада сурәтләр өчен объектлар турында да фикер алышты. Монда Урал танк корпусы хәрбиләренә куелган һәйкәл һәм Екатеринбург шәһәре күренешләре (банкнотаның алгы ягына) өстенлек итә.

Россия Банкы экспертлары банкноталарның арткы ягына төшерү өчен Урал тауларын, «Сказ об Урале» һәйкәлен, «Тыл — фронту» монументын һәм Петербургның «Эрмитаж» музеенда саклана торган малахит ваза рәсемен тәкъдим итә. Белгечләр әйтүенчә каслин коюы алымы белән ясалган «Защитница России» скульптурасы да аерым игътибарга лаек.

Претендент рәсемнәр исемлеге Үзәк Банк экспертлары уздырган очрашуларда һәм консультацияләрдә билгеләнгән. Илдәге 200 дән күбрәк объект каралган.

«Хәзерге исемлекләрдә һәр банкнота өчен 10-15 объект бар. Россия банкы директорлар советы бу елның ахырына кадәр, бәлки көз көне үк, модернизацияләнә торган банкнотлар дизайнына нигез итеп алыначак объектларны сайлап алыр дип өметләнәбез», — диде Россия Банкы рәисе урынбасары Михаил Алексеев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100