news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәтләрне җайлау буенча киңәшләр бирде

Кагыйдәләр гаиләдәге һәр кеше аңлап эшләрлек һәм мөһим булырга тиеш.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Балаларга һәм яшьләргә «Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге педагог-психологы Ләйсән Хисаметдинова гаиләнең һәр кешесе белән бозылган мөнәсәбәтләрне торгызу ысуллары турында сөйләде.

Психолог сүзләренчә, бу мәсьәләдә йортның эчке тәртип кагыйдәләре ярдәм итә ала, аларны балалар да, өлкәннәр дә үтәргә тиеш.

«Әйтик, без аш вакытында телевизор карамыйбыз. Яки: без сөйләшкәндә телефоннарда утырмыйбыз. Бу кагыйдәләрне һәр зонага бераз гына кертеп җибәрергә була», — дип билгеләде психолог туры эфир вакытында.

Аның сүзләренә караганда, тәҗрибә күрсәткәнчә, әгәр кеше гаиләдә кагыйдәләрне үти башласа, аннары ул үз тәҗрибәсен башка өлкәләргә дә күчерә һәм бөтенләй башка тормыш белән яши башлый.

«Үз чикләре кыйммәтләренә башка кеше чикләре кыйммәте кушыла. Ул бик итагатьле аралаша башлый. Тормыш сыйфатлырак була», — дип өстәде эксперт.

Модератор, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының психологик ярдәм бүлеге башлыгы Вера Герасимова сүзләренә караганда, кагыйдәләр күп булырга тиеш түгел, әмма алар һәр гаилә әгъзасы өчен аңлап эшләрлек һәм мөһим булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100