Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда мөмкинлеге чикле балалар өчен интерактив бүлмә ачылды
Әле иҗтимагый проект «Безнең заман» инициатив группасы тарафыннан тормышка ашырылган.
(Азнакай, 9 июль, «Татар-информ», «Азнакай», Резеда Шарипова). Азнакайның «Чатыр-Тау Арена» спорт комплексында мөмкинлеге чикле балалар өчен интерактив бүлмә ачылды.
Әле иҗтимагый проект «Безнең заман» инициатив группасы тарафыннан тормышка ашырылган. Бу эшкә районның гына түгел, республиканың, илнең гади гражданнарыннан алып юридик затларына кадәр матди ярдәм күрсәткән.
Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров катнашты.
«„Татнефть“ җәмгыяте ветераннарыбызга тренажер комплексы, мөмкинлеге чикле балаларга физкультура белән шөгыльләнергә махсус җиһазландырылган бүлмә бүләк иткән иде. Өлкәннәр дә, балалар да яратып йөриләр. Хәзер менә тагын өстәмә мөмкинлек туды, әти-әниләр бик көткән иде, алар өчен зур шатлык», — диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Интерактив бүлмә зур түгел, әмма бик функциональ, балалар үсеше өчен җиһазлар җитәрлек. Идәне җылытыла, юа торган тузан суырткыч бар, һава зарасызландыргыч урнаштырылган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз