Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Велосипедта йөрү казанлылар өчен җәй көне иң популяр күңел ачу чарасы итеп танылды
Казан халкы «AliExpress Россия»дә барлыгы 3 млн сумга велосипед сатып алды, бу 2019 ел күрсәткечләреннән тугыз тапкыр күбрәк.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Казанлылар арасында бу җәйдә велосипедта йөрү иң популяр тренд булды. «AliExpress Россия» аналитиклары июнь аена спорт һәм күңел ачу бүлеге товарларына шәһәрлеләрнең ихтыяҗын тикшерде.
«AliExpress Россия» экспертлары июнь аенда кулланучыларның заказларын анализлады һәм спорт һәм актив ял итү өчен товарларның популярлыгы артуын билгеләп үтте», — дип шәрехли «AliExpress Россия»нең махсус категорияләр буенча коммерция директоры Сергей Гречин.
«Велосипед», «Балык тоту» һәм «Кемпинг» категорияләреннән товарлар сату шактый артты. Белгечләр фикеренчә, мондый үсеш коронавирус аркасында кертелгән чикләүләрнең йомшаруы һәм халыкны яллар планлаштыруы аркасында килеп чыгарга мөмкин. Ял итү урыны сыйфатында шәһәрлеләр дачаны һәм Россия курортларын ешрак сайлый, дип билгеләп үтә тикшеренүчеләр.
Спорт һәм күңел ачу өчен товарлар категориясеннән велосипедлар һәм аларга аксессуарларга ихтыяҗ аеруча зур. Казанлылар барлыгы 3 млн сумлык товарларга заказ бирде, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда тугыз тапкыр күбрәк.
Популярлык буенча икенче урында — балык тоту өчен товарлар. Әлеге категориядәге заказларның гомуми суммасы 1 млн сум тәшкил иткән, бу узган елның июненнән 10 тапкыр күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз