Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе алышынды

Фәрит Мөхәммәтшин, лаеклы ялга китү сәбәпле вазифасыннан азат итүне сораган Николай Владимировка рәхмәт сүзләре җиткереп, аның урынына билгеләнгән Константин Яковлевка уңышлар теләде.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР халыкларының Дуслык йортында Татарстан халыклары ассамблеясы советы утырышын уздырды. Көн үзәгенә бер мәсьәлә куелган иде — ассамблея советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимировны вазифасыннан азат итеп, бушаган урынга Константин Яковлевны билгеләү.

Фәрит Мөхәммәтшин Николай Владимировның лаеклы ялга китү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән азат итүләрен сораганын искәртте. Ул унике ел шушы вазифада эшләгән. 

«Шактый нәтиҗәле эш күрсәттегез. Республикада массакүләм чараларда актив катнаштыгыз. Бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Вакытың булганда, кер. Бу синең йортың. Син монда көтеп алынган кунак һәм хуҗа да», — дигән сүзләр белән озатты парламент башлыгы. 

«Аның урынына лаеклылар аз түгел. Бу эш бөтенләй үк ят булмаган кешене билгелик дидек. Аның өчен дә чын күңелдән эшләрлек булсын дидек. Без Константин Яковлев кандидатурасын сайладык», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Ул аның 2008-2015 елларда совет рәисе урынбасары булганын, республикада чуваш милли-мәдәни автономиясен җитәкләгәнен искәртте. «Эш дәверендә чуашларча үҗәтлеген, активлыгын, эш сөючәнлеген күрсәтте. Без бу кандидат буенча ялгышмыйбыздыр. Теләк һәм тәҗрибә белән шушы эшкә алына», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Безнең алда җитди бурычлар тора, бездән саллы эш сорала. Тупланган тәҗрибә бу бурычлар үтәрлек икәнен күрсәтә. Яңа башкарма комитеты җитәкчесе һәм күп еллар бергә эшләгән кешеләр барыбыз бергә терәк булып эшләрбез», — дигән теләген җиткерде Дәүләт Советы Рәисе.

Мин бик бәхетле кеше. Стажымның күп өлеше икмәк, сөт, ит җитештерүгә багышланган. Соңгы елларда «беркайчан да «беркайчан булмый» дип әйтмә» дигән гыйбарәнең хаклыгына инандым. Соңгы 20 елны бөтенләй башка өлкәдә — миграция хезмәтендә һәм милли сәясәт белән шөгыльләндем», — диде Николай Владимиров.

Константин Яковлев та чыгыш ясады. «һөнәри юлымны сезнең белән дәвам итәргә туры килгәнгә рәхмәтлемен», — диде.

Утырыш дәүләт бүләкләре тапшыру белән төгәлләнде.