news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкына яшенле яңгыр вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерәләр

Иртәгә республикада яшенле, бозлы яңгыр һәм секундына 23 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Татарстан халкына яшенле яңгыр вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерәләр

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә республика территориясендә һава шартларының кискен начарлануы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлы яңгыр яуганда урамга чыкмаска, тәрәзәләрдән ерак торырга киңәш итә. Урамда булганда, яшеренер урын табарга, бу мөмкин булмаса, башны кул, кием яки сумка белән боздан сакларга тырышырга кирәк.

Көчле җил һәм яшен вакытында, урамда булганда, электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында булмаска, шулай ук йорт кәрнизләреннән, реклама стендларыннан ераграк торырга, нык булмаган түбә асларында һәм черек агач кәүсәләре янында тормаска киңәш ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100