news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә

Корбан бәйрәме уңаеннан 31 июль республикада эшләми торган көн дип игълан ителде.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2020нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында»гы ТР Президенты Указы нигезендә, 2020нче елның 31нче июле - Корбан бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә хәбәрдә.

РФ Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көн алдына туры килгән эш көне яки смена озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

РФ Президенты Указы нигезендә 2020 елның 1 июле Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүне үткәрү көне итеп билгеләнгән иде. Документ нигезендә көн рәсми рәвештә эшләми торган көн дип саналды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100