news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада гаиләгә һәйкәл ачылды

Кичә Түбән Камада тантаналы рәвештә «Минем гаиләм бар» сынын ачтылар. Композициядә ике балалы гаилә чагылыш тапкан.

Түбән Камада гаиләгә һәйкәл ачылды
tat.e-nkama.ru

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Түбән Камада гаиләгә һәйкәл ачылды. Скульптура «Гаилә» паркында урнашкан. Проектның идеясен «Бәхетле балалар» һәм «Могҗизалар вакыты» инициатив төркемнәре тәкъдим иткән. Проектны шәһәр хакимияте, Түбән Кама халкы һәм кунаклары ярдәме белән гамәлгә ашырдылар. Сынчы — Фәнил Вәлиуллин. Бу хакта Түбән Кама районы рәсми сайты хәбәр итә.

«Гаилә, тугрылык, мәхәббәт белән бәйле эчке мәгънә бик урынлы, — диде ачылу тантанасында Айдар Метшин. — Инициатив төркемнәребез, түбәнкамалылар, әлеге искиткеч композицияне тудырган скульптор ярдәме белән шундый мөмкинлегебез туу бик яхшы».

«Гаилә» паркы 2016 елның августында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Территория шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан, парк күптән үз исемен аклады, бу — Түбән Кама гаиләләренең яраткан ял урыны.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100