news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин Татарстанның ИТ-компанияләр барлыкка килүгә керткән өлешен бәяләде

Цифрлы трансформация Россиягә югарырак үсеш дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк дип саный Россия Федерациясе Премьер-министры.

Мишустин Татарстанның ИТ-компанияләр барлыкка килүгә керткән өлешен бәяләде
tatarstan.ru

(Иннополис, 9 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләрен үстерүгә зур игътибар бирелә дип саный. Бу фикерне ул Иннополиста ИТ темасына багышланган дискуссиядә сөйләде.

«Без мәгълүмат технологияләрен үстерүгә аерым игътибар биргән төбәктә җыелдык. Иннополис — күптән түгел төзелгән шәһәр. Татарстан күпсанлы ИТ-компанияләр барлыкка килү өчен шактый эш башкарды», — диде ул.

Мишустин сүзләренчә, әлеге очрашу ИТ-тармагының үсеш перспективалары турында фикер алышырга, алга таба үсеш өчен этәргеч булдырырга һәм илнең дөньякүләм ИТ-индустриягә кертемен арттырырга мөмкинлек бирә.

«Бүгенге очрашу илебез өчен цифрлы трансформациягә ирешүгә, югары дәрәҗәгә күтәрелергә мөмкинлек бирә», — диде Россия Хөкүмәте башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100