news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин Иннополиста IT-тармакны үстерү программасын тәкъдим итте

Әлеге программа дәүләт ярдәменең алты төп юнәлешен үз эченә ала.

(Иннополис, 9 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Хөкүмәте IT-өлкәне үстерү программасын әзерләгән. Ул алты төп юнәлештән тора. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Иннополиста узган ИТ күргәзмәсендә сөйләде.

«Алты юнәлешкә яңа салым режимы, ихтыяҗны стимуллаштыру, инновацияләрне гамәлгә кертүгә ярдәм итү, стартапларга ярдәм итү, хосусый-дәүләт партнерлыгы үсешен һәм тармакның кадрлар базасын киңәйтү керә. Салым мәсьәләсе ИТ-компанияләр өчен иминият взнослары ставкаларын 14 проценттан 7,6 процентка кадәр киметүне күздә тота. Ә алар өчен табышка салым ставкасы 20 проценттан 3 процентка кадәр кимиячәк», — ди ул.

Мишустин Россия компанияләренең электрон хөкүмәт инфраструктурасына тоташу һәм аның сервисларын үз экосистемаларына кертү өчен мөмкинлекләр алачагын әйтте. «Шул ук вакытта югары квалификацияле IT-архитекторлар әзерләүне тәэмин итү планлаштырыла. Бу максатларга „Цифрлы икътисад“ илкүләм программасы кысаларында финанслау булачак», — диде ул.

«Барлык чаралар 2024 елга IT-өлкәдә эшләүчеләр санын 50 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Россия программа продуктларына ихтыяҗны 2 тапкырга арттырырга, шулай ук меңнән артык яңа перспективалы компанияләр барлыкка килүгә этәрәчәк», — дип нәтиҗә ясады Россия Премьер-министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100