news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метеорологлар алдагы биш елда климатның үзгәрәчәген фаразлады

Инде хәзер үк планетадагы уртача температура XIX гасырның икенче яртысында теркәлгән температурадан бер градуска югарырак.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бөтендөнья метеорология оешмасы фаразыннан күренгәнчә, алдагы биш ел дәвамында уртача еллык глобаль температура сәнәгый революциягә кадәрге дәрәҗәдән ким дигәндә Цельсий буенча бер градуска югарырак булачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Шул ук вакытта, инде хәзер үк планетадагы уртача температура 1850 һәм 1900 еллар арасында теркәлгән температурадан бер градуска югарырак. Соңгы биш ел күзәтүләр үткәрелә башлаганнан бирле иң җылысы булып чыкты, дип искәртә белгечләр.

Метеорологларның тикшеренүләре яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында сәнәгый җитештерүнең түбән тәгәрәве аркасында атмосферага зарарлы матдәләр бүленеп чыгуның кимүен исәпкә алмый. Әмма, галимнәр әйтүенчә, сәнәгый җитештерүнең кимүе үзеннән-үзе инде болай да нык пычранган әйләнә-тирә мохитне «чистарта» һәм атмосферадагы углекислый газ концентрациясен азайта алмый.

«Татар-информ» агентлыгы метеорологлар Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан итүе хакында язып чыккан иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100