news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда температура рекорды куелган

Татарстан башкаласында термометрның терекөмеш баганасы +35,7 градуска кадәр күтәрелгән.

Казанда температура рекорды куелган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). 8 июльдә Казанда температура рекорды куелган. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казань-опорная метеостанциясендә термометрның терекөмеш баганасы +34,4, Казань-Аэропорт авиация метеостанциясендә +34,6, Казань-Сокол авиация метеостанциясендә +35,7 градуска кадәр күтәрелгән.

Бу көннең моңа кадәрге абсолют максимумы 1954 елда билгеләп үтелгән – ул чагында һава +33,3 градуска кадәр җылынган, дип ачык кертә синоптиклар.

«Татар-информ» агентлыгы метеорологлар Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан итүе хакында язып чыккан иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100