news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының 65 нче комлексында зур сәүдә үзәге төзергә планлаштыралар

Анда кинотеатр, боулинг, рестораннар булачак

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). «Эссен Продакшн АГ» компаниясе 65 нче комплекста өч катлы яңа сәүдә үзәге төзү планнары турында белдерде. Биредә кинотеатр, күңел ачу зонасы, боулинг, рестораннар һәм кафелар, кибетләр булачак. Бу хакта җирле басма яза.

Компания Яшьлек проспектындагы сәүдә үзәген реконструкцияләүне тәмамлый. Хәзер биредә 11 мең квадрат метрдан артык мәйдан биләгән гипермаркет урынына 30дан алып 2,5 мең квадрат метрга кадәр мәйданлы 23 яңа кибет барлыкка киләчәк.

Яңартылган объектны ачу сәүдә үзәкләре эше буенча чикләүләрне бетергәннән соң ук планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100