news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясенә йомгак ясадылар

Акция барышында алабугалылар 7003 азык-төлек җыелмасы алды.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясенә йомгак ясадылар. Әлеге акция 3 ай дәвамында барды һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган иде. Акция барышында алабугалылар 7003 азык-төлек җыелмасы алды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Бу акция белән генә мохтаҗларга ярдәм итү әле тәмамланмый. Хәзер «Татнефть«тән азык-төлек җыелмалары моңа кадәр аларны алмаган гражданнар категорияләренә бүлеп биреләчәк. Болар — I төркем инвалидлар һәм өч балалы гаиләләр. Аларга барлыгы 1600 җыелма бирү каралган. Калганнар «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» һәм «Игелекле китерү» программалары кысаларында ярдәм алды. Мондый карар Иҗтимагый Совет тарафыннан кабул ителде, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100