news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирая Жданова: Җиңел атлетика буенча татар спортчылары булмаганга йөрәгем әрни

Америкада яшәүче Актаныш кызы, Россия чемпионы Фирая Солтанова-Жданова белән әңгәмә.

Фирая Жданова: Җиңел атлетика буенча татар спортчылары булмаганга йөрәгем әрни
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 июль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Фирая Солтанова-Жданова - күренекле спортчы, Татарстанның горурлыгы, Актаныш кызы. Кайчандыр актриса булырга хыялланган чемпион "Татар-информ"га Америкадагы тормышы һәм Татарстандагы спорт үсешенә карашы турында сөйләде.

Фирая Солтанова-Жданова – Россиянең һәм Татарстанның җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры, 1996 елгы Атланта Олимпия уеннарында катнашучы, халыкара марафоннар һәм ярыммарафоннар җиңүчесе һәм призеры. 40 ел эчендә 58 марафон. Хәзерге вакытта ул улы Семен белән Америкада яши. Ул сәнгать фәннәре докторы Роза Солтанованың бертуган сеңлесе.

- Фирая Рәфкатовна, Актанышта туып үскән кыз бала зур спортка ничек килеп керде?

- Актаныш районында - татар районында - Түке авылында 8 нче классны бетергәч, Әлмәт техникумында укыдым. Техникумны тәмамлаганнан соң Казанда институтта укырга туры килде. Институтта 1983 елда спорт мастеры нормативын үтәдем. Ләкин балачак хыялым йөгерешче булу түгел иде. Кечкенә вакытта «Мин артист булам», - дип әйтә идем. Шуңа күрә дә Татарстанга кайткан саен театр карыйсым килә. Спектакль карыйм да, бу рольне мин ничек уйнар идем икән дип күз алдына китерәм.

Ә инде Әлмәт техникумына китүемә килгәндә... әти-әни безгә - алты балага да белем биреп кенә калмадылар, спортка да, сәнгатькә дә мәхәббәт тәрбияләделәр. Артист булам дисәм дә, Актаныш ярышларында егетләрне узып йөгергән чакларым бар иде. Әлмәттән бер туганыбыз – Әлфия апа Сабантуйга кайтты, аның аягында чешкилар күрдем. Кызыктым. Әлфия апа әйтә: «Техникумга керсәң, ди, чешканы сиңа да бушка бирәләр», - ди. Документларны алдым да, киттем Әлмәткә.

Бер генә дә үкенмим анда барганыма. Гаиләдә алты бала без барыбыз да спортка, физкультурага күз йома торган кешеләр түгел. Безнең йөгерү ул әткәй ягыннан да, инәкәй ягыннан да килгән. Без әнине инәкәй дип сөйләшәбез инде. Инәкәйнең әтисе бабакай еракларда йөгереп йөргән. Университетта-институтта укыганда апалар йөгереп, чаңгыда шуып, университет, үзләре укыган уку йорты өчен очколар биреп әткәй-әнкәйне сөендергән. Ә безнең спорт ягыннан иң булдыклы кечкенә энекәшкә әтием: «Кирәкми, семьяда бер спортчы җитә», диде. Спорт өчен көчле теләк кенә түгел, сәламәтлек булуы да кирәк, тырышлык та кирәк.

Әти энекәшкә: «Син авылга кайтырга тиеш, безнең янда буларга тиеш, улым», дип әйтте. Югыйсә, энекәшем миннән дә артыгырак йөгерә иде. Апам да, сеңелем дә шулай. Хәзер дә йөгерәбез. Олыгаябыз бит инде. Олыгаймас өчен тырышу. Гәүдәләрдә һаман да матурлык калсын өчен тырышу өчен.

- Хәзер төп шөгылегез нидән гыйбарәт?

- Мин Америкада артык авырлыгы булганнарга атнага ике тапкыр матурлык дәресләре үткәрәм. Төп эшем шул - дәвалау физкультурасы. Мин аны яратып эшлим, халыкка ярдәм итәсем килә. Миңа карыйлар да, сокланалар, минем арттан аларның да йөгерәсе килә. Америкада шундый иркенле:, фитнеслар да кыйммәт түгел, көне буена түлисең дә, көне буе шунда калырга һәм шөгыльләнергә була. Һәр кеше эштән соң матур киенгән килеш фитнеска килә, киемен алыштыра да, шунда шөгыльләнә. Америка халкы симез булса да, дәресләргә йөреп үзләрен карарга тырыша. Сәламәт яшәү образы алып баралар. Анда бер җирдә дә исерек кеше юк - эчкән килеш урамда йөргән кешене 16 ел дәверендә бер күргәнем булмады.

- Татар менталитеты Америка менталитетыннан нык аерыламы?

- Шундый матур сорау бирдегез. Без бит инде авыл балалары. Элек Советлар Союзының җыелма командасы бар иде. 1986 елда минем команда белән беренче тапкыр чит илгә чыгуым булды - Болгариядә кросс буенча II урын алдым. Мин андагы матурлыкны күреп кайттым. Бездә бөтен әйбер дефицит вакытлар иде бит: акча бар – товар юк. Аннары соң мин чит илләргә чыга башладым. Тунис, Кытай, Япония... 1989 елда Бразилиягә дөнья чемпионатына барырга тиеш идем. Документлар әзер булмады да, шул ук елны мине Америкага җибәрделәр. 15 көн булдык.

Безне Россия илчесе озатып йөрде, мәктәпкә алып бардылар. Анда балаларда курку хисе юк. Укытучылар аларны куркытмыйлар. Сумкалары безнеке кебек эленеп тормый, идәндә ята. Класска килеп кердем - гөлләр дә юк. Миннән сорыйлар: «Сездәгедән аерыламы?» диләр. «Аерыла», - димен. Аларның кыенлыклар күрмәгәнлеге күренеп тора. Урамга чыгасың, аяк киеме чип-чиста - бер генә дә тузан, бер генә дә пычрак юк. Черки дә юк, чебен дә юк. Шаклар катып кайттым шушы үзенчәлекләргә.

Туган якны яратам мин. Үзебезнең ферма исләрен иснәп үстек бит. Алар һаман күңелдә кала. Монда кайткач, үзебезнең матурлыкны күрәсе килә. Татар халкының үзенчәлекле яшел, кызыл, ак төстәге йортларына кызыгам. Кайда буярлар иде шулай рәхәтләндереп төрле төсләр белән дип бизәкләренә карап сокланамын. Монысы туган ягың бит инде. Яратып кайтасың, иркенләп йөрисең. Анда кайткач та: «Өйгә кайттым», дип сөенеп китәм, 16 ел буена өйрәнелгән.

Америка халкы елмаеп яши белә. Ул иртән торып күршесенә: «Хәерле иртә!» - дип әйтә. Бу - бик иркен ил, ирекле дип әйтәм аны.

Дусларым Америкага килеп, тормышымны килеп күреп киттеләр. Алар бит инде үзләре дә заманча яшиләр, әмма минем тормышымны җәннәткә тиңләделәр, «Рай», диләр. Мин рай күрмим, минем өчен бу – гадәти тормыш.

Сезнең сорауга җавап итеп шуны әйтәсем килә – Америкада матурлыкны күргән, тормышның тәмен аңлаган, олыгайган көнендә бездәге пенсионерлар кебек интекмәгән, тәэмин ителгән халык яши. Бездә сиксән яшьтә машина йөрткән әбиләр бармы? Булса да, сирәктер. Анда 90 яшькә җиткән апалар-абыйлар машинада йөриләр. Машина йөртә алгачтын сәламәтлеге яхшы дигән сүз бит инде.

Миңа әйтәләр: «Татарстан кайда соң?» диләр. Мин татарча әйтсәм: «Сез үз телегезне беләсезмени? Вау!» диләр. Мин әйтәм: «Минем беренче телем – татар теле, рус теле дә түгел», димен.

Флорида штатында чәчкәле дөньяда торам. Менә, 16 елдан соң сиреньнәрне күрергә туры килде. Монда кайткачтын сиреньнәрнең исләрен иснәдем - үзе зур бәхет. Флоридада кыш булмый. 16 ел карны күргәнем юк. Инде җылыга өйрәнеп беттем, дип әйтеп була. Анда баргач, көне буена башың белән эшкә кереп китәсең. Шулай итеп яшисең Америкада.

- Татарлар булмаган урын юктыр – анда да бардыр алар... Аралашасызмы?

- Анда татар халкы белән бик аралашканым юк. Нью-Йоркка сабантуйга чакырганнары бар. Минем яраткан җырчым Айдар Галимов Вашингтонга килгәч, анда чакырганнары бар иде. Флоридада сабантуйлары үткәрелә. Ул сабантуйга барганым юк әле. Барасым килә, алар танып-ишетеп беләләр мине. Мин үземнең призларны куеп, Америкада яшәүче татар халкын йөгертәсем килә. Шундый хыялым бар.

- Улыгыз турында да сөйләгез әле. Ул да йөгерәдер инде, әйеме? Үзен спортка багышлыймы, әллә башка һөнәр сайлыймы?

- Улым Семен исемле. Бәхетем рус егетеннән булды - тормыш иптәшем рус иде бит. Әткәй авырып киткәчтен, соңгы көннәрендә әйттем: «Семенга үзебезнең фамилияне бирәм, минем малаем Солтанов була», - дидем. Улым 6 яшьтән Америкада үскән малай, аңа хәзер 22 яшь. 12 яшендә: «Йөгермим», диеп, футболкаларын салып ата торган вакытлары бар иде. Аның йөгерергә бер дә теләге юк иде кебек. Үземнең түземлегем белән төрлечә җайлап, мороженое белән кызыктырып 1 километр, 2 километр йөгерткән вакытлар артта калды. Малаем үземә охшаган ул яктан: йөгерү дигәндә максималист. Бөтен нәрсәне төпләп эшли, әйтәләр икән, 10-15 км.ны йөгерә. Кирәк икән, йокламыйча, иртән торып чабарга мөмкин, фитнеска төнге 12дә дә барырга мөмкин. Хәзер теләге зур, аны зур спортта аяк басты дип әйтәсе килә. Мәктәптә 12 нче классны бетергәндә рекордлары бар иде инде - 800 метрны ул 2 минут 55 секундта килә алды. Аның сөенечле вакытларын күрергә язсын!

Әле ул университетта - III курста инженер-механика факультетында укый. Мин аның белән горурлана алам. Анда уку өчен баш кирәк, төгәллек кирәк, тырышлык кирәк. Малаем тырышып укый. Менә үзем белән кайта алмады - җәйге имтиханнары бара. Монда өч ел кайтканы юк. Инәкәебез картайды бит инде. Инәкәйнең соңгы көннәре, соңгы еллары булмасын иде. Үз оныгын күрәсе килә, шуңа Семён июль ахырында кайтачак.

- Нинди телдә аралашасыз?

- Гомуми тел – инглиз теле. Улым русчаны яхшы белә, тик яза һәм укый гына белми, инглиз хәрефләре белән яза. Минем белән русча да сөйләшә ала, татар телен аңлыйм ди инде. Аңлыйм татар телен дип әйтүенә дә бик сөенәм.

- Мәрхүм ирегез дә спортчы иде бит...

- Минем тормыш иптәшем - Виктор Жданов. Ул җиңел атлетика буенча спортчы, марафончы иде. Марафон буенча Россия чемпионатында II урын алды. Гомере шулай кыска булды. 15 ел бергә яшәп калдык. Миннән яшьрәк иде, миңа да яшь булып калырга стимул бирде. Тормышта бик ярдәм итте, тренерым да булды. Вакытлар үткәч, җиңел атлетика буенча рус телле махсус интернет-портал ачты. Ул спортны яратып, бөтен ил спортчылары белән аралашып эшли иде. Сайты бүгенгесе көндә дә эшли. Аның шәкертләренә, үсмер егетләргә рәхмәт әйтәсем килә - алар сайтны алып бара. Витяның туган көнендә - 27 январьда Чиләбедә аның исемендәге ярыш үткәрелә, анысы өчен дә рәхмәт. Искә алып торалар, онытмыйлар.

Тормыш барган саен онытыла, диләр. Онытканыбыз юк. Менә быел да каберенә барырбыз дибез. Әнисе һәм сеңелләре Чиләбедә яши, аларны да күреп кайтасы килә. Викторның фотографияләренә карап яшибез инде. Елаган чаклар күп була. Аллаһ шулай кыска гомер биргән икән дибез инде. Ул миңа яшәргә көч бирәдер дисең. Бер улым унга тора торган малай ул минем. Аның яклаучы булып әнисеннән алда йөрисе килә. Кайвакытта әтиең шундый иде синең, әтиең шулай эшли иде дигәчтен, ул канатланып китә инде. Әтисен хәтерли ул, Виктор вафат булганда улыбызга 12 яшь иде.

- Америкага китү кайсыгызның теләге булды?

- Олимпиада чемпионнары олимпиада вакытында сборга килеп шушы Флорида штатында урнашып калганнар иде. Алар шунда тордылар, мин барып кына йөри идем. Әле Россиядән ярышка гына оча идем дә, кире кайта идем. Ярты ел эш визасы белән йөрдем. Башта ике айга бардым, аннары Виктор белән ярты еллап аерым тордык. Вашингтонда яшәдем. Үземнең менеджер - Бурятиядән Татьяна Позднякова Советлар Союзында бергә җыелма командада булган кыз: «Фира, теләгең юкмы соң эш визасы белән монда килеп торырга?» ди. Витяга әйттем.

Безнең китү - ул туган якны ташлап китү түгел. Рәхәткә китү түгел. Без бит шул кәгазь өчен йөгереп йөри идек монда. Җанны биреп, тәнне биреп, шул бер медаль бирсәләр - шуның белән сөенеп йөри идек. Ул вакытта чит илләрдә коммерция стартлары бар иде. Анда барып, аз генә акча эшләсәң, күңелле булып китә иде. Тормышта миңа матди кыйммәтләр беренчел түгел. Миңа рухи кыйммәтләр кадерле. Мин үзем Аллаһка ышанган кеше булгачтын, байлык кешенең күңелендә дип саный идем. Кешенең акылы булуын бәхет дим саныйм.

Шунда коммерцияле ярышларга китеп, бер ярты ел торганбыздыр. Күп ярышларда беренче урынны алган йөгерешче булгач, күп марафоннарда беренче урыннарны алган һәм Атлантада Олимпиада уеннарында катнашкан спортчы булгач, 1996 елда миңа бер дә сорау бирмичә Гринкарта бирделәр. Аннары 5 елдан соң имтихан биреп Америка гражданлыгына гариза бирдем. Хәзер инде алты ел минем ике гражданлык: мин Россия һәм Америка гражданы.

- Озак йөгерүнең сере?

- Ул мине шундый куандыра. Сирәк хәл бит ул 40 ел йөгерү! 4 ел түгел, 40 ел! Олимпиада вакытында миңа 36 яшь иде. Россия делегациясендә иң өлкәне идем. 2002 елда Дөнья чемпионатында миңа инде 41 яшь иде. Әле 48 яшьтә дә рекордлар куйдым. Хәзер спортсменнарга карыйсың да... аларның гәүдәсенә түгел, нәтиҗәләренә карыйсың да... 17 ел буе һаман минем Бостон рекордым тора бит (Фирая Солтанова 2002 елда 41 яшендә Бостон марафонында катнаша. Аның күрсәткече (2:27:58) «Мастерс» категориясендә рекорд булып кала бирә. ИТ). Ул инде сәламәтлектән һәм тырышлыктан килә. Түземлектән килә! Авырлыкларга баш имичә, җиңелгән вакытта тора белү кирәк, абынган вакытта, авып киткәндә күтәрелә белү кирәк. Тормыштагы кебек - спортта да менәсең дә төшәсең, менәсең дә төшәсең.

Улыма да шуны әйтәсе килә – «Улым, түземле бул!» дим, 99 тапкыр авып китәрсең, бер тапкыр уңышлы булыр. Йөгерерсең, 10 ел тырышырсың, ә бер тапкыр шуның бәхетенә ирешерсең. Медаль ярышта берәү була, ул медальне һәркемнең аласы килә. Ә инде эчеңдә булган бар көчеңне туплап, әле мин булдырырмын, киләчәктә уңышлар булыр, үземне сөендерермен; теләгем бар - эшли алам, тырыша алам, диеп яшәсәң, туктап булмый. Ул чыдап булмаслык фанатизм инде, шундый булырга кирәк! Аның ише кеше бөтен яктан тәртипле, төгәл була, режим белән яши. Вакытында йокы, ашау, нерв системасында тәртип - шундый кеше генә спортта озак кала ала.

- Хәзер зур спортны зур акча дип уйлыйлар. Футболист, хоккеист буласым килә дип хыялланалар. Зур спорт - зур акчамы?

- Менә сезнең сорауга җавап итеп, спорт зур акчага омтылыш бирә икән, спортчы бервакытта да көчле спортчы булмый диясе килә. Гәүдәңдә булган резервларны күрсәтү өчен матди як алда булырга тиеш түгел. Футбол типсәң дә, кәшәкә тотып чапсаң да, шиповка киеп йөгерсәң дә, иң беренче - теләк булырга тиеш. Балачактан ук сәламәт булу һәм физкультураны ярату кирәк.

Хәзерге вакытта үзебезнең Казанда дөньяда булмаган ареналар төзелде. Без үскәндә боларның берсе дә юк иде - 100 метр болай, 100 метр тегеләй манежда йөгерә идек. Кияргә юньле форма юк. Сөлгедән махровый трусы теккәнем бар. Кияргә шиповка, кроссовкилар юк иде. Хәзер балаларга бөтен мөмкинлекләр бар. Теләкләре генә булсын! Сәламәт кенә булсыннар! Тырышлыклары гына булсын! Нинди генә төрне алма, теләк белән алынган эшеңне ярату уңай нәтиҗәсен бирә ул.

Әйткәнемчә, матди кыйммәтләр бер нәрсә дә түгел. Чаллыда 14 ел минем призга ярыш үткәрделәр, Актанышта бүгенгесе көнгә кадәр минем кубокка ярыш үткәрелә. Мин Америкада булганда туганнарыма да ярдәм итә алдым. Әткәемә 60 яшенә машина алып бирдем. Әле авылда бернинди машина юк иде ул вакытта. 70 яшенә трактор алып бирдем. Инәкәем әйтә: «Кашыктан башлап бөтен нәрсә кызымны күз алдына китерә», ди.

Эш нәтиҗәсе белән акча параллель бара. Нәтиҗә була икән - башкасы да килә аның. Ә инде башта анысы булсын диеп хәйләләргә тырышсаң, бары тик акчага йөз тотсаң, бернәрсә дә барып чыкмый.

Зур спортка бару өчен төптән җитди булырга кирәк. Тәмәке тартып, аракы-сыра эчү булмасын! Спортчы кеше кыек юлдан йөрмәскә тиеш. Егет кеше кызларны күз алдына китермәскә тиеш, кызлар - егетләрне. Алар барыбер йөгергән вакытта комачаулый. Вакытында йокларга кирәк, юк-барны уйламаска. Тырышсыннар! Үзебезнең Татарстанда бөтен шартлар бар. Әткәй әйтмешли: «Алга, только вперед»

- Татарстанда хәзер зур спорт чаралары уза: Җәйге универсиада, футбол чемпионаты уеннары. Бу Татарстанның үсеше өчен роль уйныймы? Сез безнең спорт чараларын күзәтеп барасызмы?

- Зур уен чаралары безнең шәһәргә зур спорт корылмалары булдырырга этәргеч бирә. Спорт корылмалары булгач, зур спорт уеннары булгач, Казанның дөньяда барлыгын да белмәгәннәр дә килә. Шәһәр матурлана - шаклар каттым. Универсиада вакытында Казанның гөрләп торуына сокландым. Бөтен җирдә яктылык, бөтен кеше йөзендә матурлык.

Былтыр Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында шушында булдым. Футболны үзем уйнаган кебек булдым: өйне «күтәреп» кычкыра-кычкыра карадым. Югыйсә, мин үзем футбол өчен янган кеше дә түгел. Тупны кертсеннәр иде, безнекеләр җиңсеннәр иде диеп янып-көеп йөрәк дөп-дөп тибә башлый. Америка дусларыма Казаннан сувенирлар алып бардым. Мин әйтәм: «Безнең шәһәрдә булды ул футбол чемпионаты», дим. Бу чаралар бит безнең республиканы күтәрә. Туризм күтәрелә. Матди база яхшыра - тагын бер зур объект ясарга була. Кайтып миңа бөтен ярышларны күрергә язсын. Шундый уш китмәле матур. Казанның кайнаганын күрдем.

- Спорт юнәлешендә безгә нәрсә җитми?

- Елап әйтсәң дә булыр иде. Әгәр миңа үзебезнең Спорт министрлыгында: «Фирая, кайтырга теләгегез юкмы - җиңел атлетика буенча тренер буларак ярдәм итәр идегез», дисәләр, мин ничек булса да, ярдәм итәргә теләр идем.

Былтыр Казанда Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты булды. Мин трибунада утырдым. Үзебезнең җитәкчелекнең мине күрмәүләренә игътибар итмим инде, моны мине санга санамау дип тә әйтмим. Әмма шул трибунада утырганда минем йөрәкләрем дык-дык типте. Яныма килеп минем белән исәнләшмәүгә түгел, катнашучылар арасында безнең Татарстан спортчылары гел булмаганга йөрәкләрем әрнеде. Кайда соң Чаллы егетләре, кызлары? Кайда Казаннар? Бөтен шартлар бар, ә спортчыларыбыз кайда? Тренерлар нәрсә эшлиләр соң – мин белмим. Аларның горурлыклары юкмы? Шәкертләрне олимпиадага үстерергә кирәк, зур нәтиҗәләр күрсәтсеннәр иде дигән теләкләре юкмы икән? Бар бит ул тренерлар. Тик алар нәрсә эшли икән дип сорау бирәсем килә. Эшләргә кирәк! Тырышырга кирәк!

Җитәкчеләр бит минем кайтканны беләләр. Академиядә мастер-класс та үткәргәнем бар, тагын да чакырдылар, дипломнар тапшырганым бар. Минем үзебездә җиңел атлетика торышы өчен йөрәгем яна. Олимпиадада Чаллыдан марафонда мине алыштыручы беркем дә юк. Шул мин булган да, шуның белән беткән була. Олимпиадада каршылыклар белән йөгергән Сәмитова бар тагын.

- Бөтен ветеран спортчыларга шундый мөнәсәбәтме?

- Спортчыларыбыз булмау җиңел атлетикага гына карый димәс идем. Казаннан чыккан футболчылар, хоккеистлар бармы соң ул? Кайсы команданы алма - чит илдән килгән уенчылар. Кайда соң безнекеләр?

Мин инде аларны күрмәгәнгә күрә «Кайда соң?» дип әйтәм. Мин аны быел гына түгел, күптән күзәтеп киләм. Менә, Татарстаныбыз гөрли икән – димәк, Президентыбыз булдыра дигән сүз. Мин республиканың спорт министрлыгыннан берсен дә белмим. Министрны да, урынбасарларын да... Мин аларга: «Сез спортны түгел, физкультураның да нәрсә икәнен беләсезме?» дип сорау гына бирәсем килә. Һәрбер кеше үз урынында булырга тиеш. Мин курыкмыйм боларны әйтергә. Курку дигән нәрсә юк, минем яшем 60ка җитте бит инде. Ачыктан-ачык матур итеп кенә сорыйсым килә.

Әйтик, минем улымның Татарстан өчен йөгерәсе килә, Россия өчен йөгерәсе килә. «Улым, мин әйтәм, Татарстан бит йөгерешчеләрен чыгармый», дим. Безнең Министрлыкка белемле, спортны тамырыннан белә һәм аңлый торган, янып эшли торган җитәкчеләр кирәк дип әйтәсем килә. Шул вакытта Татарстан күтәрелер. Галстук киеп, тегендә барып, монда барып утыру гына эш түгел ул. Мин аны эш дип санамыйм. Эшләгән эш күренмәгәч, синең җимешең булмагач, су сибеп агачны черетергә була, су сипмәсәң, киптерергә була. Ә үзеңне күрсәтеп йөреп, эшеңнең нәтиҗәсе булмагач - мин аны аңламыйм.

- Бу хәзер шулайдыр, ә сез актив йөгергән вакытларда?

- Спортчының яшь чикләре бар бит. «Солтанова, яшегез бар бит инде, хәзер сезнең Россиягә кирәгегез юк бит», дигән вакытта... Заманында Хәниф Мортазин шулайрак дип әйтте миңа... (Хәниф Мортазин - 1983-2001 елларда Татарстанның физик культура, спорт һәм туризм комитеты рәисе - ТИ). Кисловодскига сборга Чаллы җибәрде. Мин тешемне кысып Чаллыдан бирелгән акчага Кисловодскида йөгереп йөрдем. Шул яшемдә беренче урынны алдым, Россия чемпионы булдым. Хәниф Маратовичка килеп: «Менә, Хәниф Маратович, минем 30 яшем ул бернәрсә дә түгел», дип әйтәсем килде.

Шуннан бирле республика миңа ярдәм итеп торды. Кеше поезд белән йөргәндә мин самолет белән очтым. Сборга ашату талоннары, стипендия бирделәр. Бик зур рәхмәт аларга! Васил Шайхразиев Чаллы мэры булган вакытта һәр яклап искә алды, кайтам икән - хөрмәт итте. Чаллы бүген дә хөрмәт итә. Мактаулы гражданин буларак чакырып торалар. Туган көндә, яңа елга, 8 нче мартка «Хөрмәтле Фирая Рифкатовна» дип котлау открыткалары килеп тора. Мине онытмаган Татарстаныма рәхмәт!

- Фирая Рифкатовна, туган якка кайткач, алдыгызда ниндидер максатлар торамы?

- Мин инде Америкада 16 ел тормыш итәм. Туганнар белән аралашасы килә - ел саен туган ягыма кайтам. Мин укыганда Волгоград физкультура институтының филиалы булган, хәзер Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә фәнни-гамәли конференция булачагына әйтеп куйганнар иде. Конференция минем тренерым булган профессор, ректор Георгий Васильевич Цыгановка багышланган иде. Бәйрәмнең зур бәйрәме - июнь аенда сабантуйлар иде. Актанышка һәм туган авылым Түкегә кайтарга уйлыйм. Анда үземнең призларны куеп кечкенәләрне һәм өлкәннәрне дә йөгертәсем, күңел ачтырасым килә (әңгәмә сабантуйларга кадәр булган иде - ТИ). Үземнең аларны онытмаганымны авыл халкына белдерәсем килә. Казанда театрларга-концертлар йөрдем. Барысында да буласы килә. Алар миңа көч бирәләр, канатландыралар, яшәртәләр, дәрт бирәләр. Халык белән аралашасы килә.

- Бәлки халкыбызга әйтер сүзләрегез бардыр?

- Яшьләргә «Телләр белегез!» дип тә әйтәсем килә. Бөтен дөньяда да кирәк тел – инглиз теле. Аны белегез! Туган телне онытмаска кирәк, туган телдә сөйләшергә оялмагыз! Мин үзем туганнарым белән генә дә татарча сөйләшсәм дә, горурланам. Үз телемне онытырга хакым юк. 16 ел Америкада торып, чит илләрдә йөреп, татар телендә сөйләшә алганыма, «Мокамай» шигырен, Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен белгәнемә, татар сәнгатен онытмаганга, татар җырларын машинада һәр көн җырлатканыма, үзебезнең Америкадагы халыкка өчпочмакларны, кыстыбыйларны, чәк-чәкләрне нәрсә икәнен белгертә алганыма, үз кулларым белән аларны сыйлаганга күрә мин үземне татар кызы диеп сөенеп яшим.

- Кайсы татар шигырен яттан сөйли аласыз?

- Яшьлектә шаян, булдыклы, һәр яктан баскан җирдә ут чыгара торган кыз булганга күрә, Һади Такташның юлларын үзенчәлекле дип табам. Үзем отряд советы председателе идем. Без - Солтановлар шундый идек. Әтиемнең алты баласы да отряд советы председателе, дружина советы председателе иде, укырга да укырга дип үстерделәр. Барыбыз дә укытучы профессиясе алдык. Педагогик белем ул тәртипле итә дип әйтәсе килә.

...Усал идем,
Карчык-корчыкларга
Бик күп бәла-каза китердем,
Бакчабызга кергән үрдәкләрен
Таяк белән кыйнап үтердем...
Шул эшләрем өчен авыл халкы
«Разбойник» дип исем бирделәр,
Авылдагы бөтен усаллыкны
Миннән генә күреп йөрделәр...

Менә бит, хәзер гомер үтте. Авылга кайтып, әбиләргә хәер биреп, «Исәнмесез!» дип һәрбер йортка керәсем килә, бабайларга кулым биреп исәнләшәсем килә. Яшьләргә «Авылда калыгыз, авылны күтәрегез», диясем килә. Түке авылы кечкенә. Олы кешеләр олыгаеп, әзәеп килә. Чит илдә булгач, һәрберсен кочаклап, «Исәннәрмесез, мин кайттым, хәлләрегез ничек?» диясем килә. Күзем йомылган чакта «Рәхмәт сезгә, әткәй, әнкәй, әбекәем», диеп күземне йомар идем. Бер генә дә үкенечем юк диярлек. Чит илдә яшәсәм дә, туган якны сагынып кайтам. Монда кайтуыма мең-мең бәхетлe.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100