“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Әлеге бүләк ТАССР төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан эшләнгән сайт өчен бирелде
(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламенты Фәрит Мөхәммәтшин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, республиканың социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә өлеш керткән өчен, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Әлеге бүләк ТАССР төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан эшләнгән сайт өчен бирелде.

Шулай ук Рәхмәт хатына “Татарстан” журналы, “Наш дом – Татарстан” журналы, “Кайбыч таңнары” газетасы, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы, “Әлки хәбәрләре” газетасы редакцияләре лаек булды.