news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камага барлык Татарстан янгын сүндерүчеләре җыелды

Очрашуда янгын сүндерүчеләрнең ярты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Камага барлык Татарстан янгын сүндерүчеләре җыелды. Биредә аларның яртыеллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
Түбән Кама телерадиокомпаниясе хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр иң элек шәһәрдәге һәм райондагы янгын сүндерү бүлекләрен карап чыктылар. Мисал өчен, 91 нче бүлектә кунакларга Россиядә аналогы булмаган каршылыклар полосасын күрсәттеләр. Биредәге релаксация бүлмәсе дә республикада иң яхшылардан санала. Күпләрдә бу бүлектәге яңалыклар кызыксыну уятты һәм алар үзләрендә дә боларны тормышка ашырырга кирәк, дигән фикергә килделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot